Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында хисап

2017 елның 1 кварталында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында 2236 язмача мөрәҗәгать каралды (2016 – 2211).

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен Интернет аша кабул итү уңайлы форма булып санала. Шәһәр сайтында җирле үзидарә органнарына үзләрен кызыксындырган, яшәешнең төрле өлкәләренә кагылган мәсьәләләр буенча һәркем мөрәҗәгать итә ала. Хисап чорында әлеге формадан 632 кеше (2016 – 568) файдаланды.

3 696 мөрәҗәгать итүчедән 53 коллектив мөрәҗәгать алынды (2016 – 4014 мөрәҗәгать итүчедән 74 коллектив мөрәҗәгать); 10 аноним мөрәҗәгать, рәхмәт белдерелгән 16 мөрәҗәгать керде. Кабат мөрәҗәгать итүчеләр саны 70 не (2016 – 74) тәшкил итте.

Үз социаль хәлен күрсәткән гражданнар түбәндәге категориягә бүленә:

-  пенсионерлар: 147 – (2016 – 163);

 эшмәкәрләр: 16 – (2016 – 24);

 эшсезләр: 36 – (2016 – 37);

 хуҗабикәләр: 13 – (2016 – 16);

 хезмәткәрләр: 2 – (2016 – 16);

 укучылар: 2 – (2016 – 2);

- интеллигенция: 4 – (2016 – 12);

- социаль хәлен күрсәтмәүчеләр: 2016 – (2016 – 1941).

Льготалы категориягә ия булуларын күрсәткән мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне инвалидлар – 57– (2016 – 49); күп балалы гаиләләр – 18–(2016 – 32); хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар – 4– (2016 – 10); ялгыз ата-аналар – 1– (2016 – 3); Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 1 – (2016 – 1), Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре – 0 не (2016 – 3) тәшкил итте.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлаудан күренгәнчә, 2017 елның 1 кварталында шәһәрдәшләр өчен түбәндәге мәсьәләләр иң актуаль булып саналган:

−  торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү – 515 – (2016 – 464);

−  төзелеш – 340 – (2016 –386);

− транспорт һәм юл хуҗалыгы – 154 – (2016 –193);

−  торак өлкәсе – 144 – (2016 – 149);

−  мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү – 127 – (2016 –174);

−  сәүдә һәм кулланучылар хезмәте – 102 – (2016 – 41);

−  җирдән файдалану – 91 – (2016 – 120);

− законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 61 – (2016 – 62);

− социаль өлкә – 48 – (2016 – 51);

−  сәламәтлек саклау – 34 – (2016 –33);

− финанс өлкәсе – 30 – (2016 –25);

−  элемтә – 12 – (2016 – 39).

Гражданнардан алынган мөрәҗәгать, шикаять һәм тәкъдимнәрнең көн саен мониторингы үткәрелә, аларны үз вакытында карауга контроль гамәлгә ашырыла. Һәр мөрәҗәгать итүчегә тулы җавап бирелә – бу аның хокукларын яклауның мөһим чарасы, яхшы мәгълүмат чыганагы.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда законнарны саклауда вазыйфаи затларның җаваплылыгын арттыру турындагы мәсьәлә аерым контрольгә куелган.


Пятница, 24 ноября 2017, 11:16