Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның 1 кварталында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында 1381 язмача мөрәҗәгать каралды (2017 – 2236).

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен интернет аша кабул итү уңайлы форма булып санала. Шәһәр сайтында җирле үзидарә органнарына үзләрен кызыксындырган, яшәешнең төрле өлкәләренә кагылган мәсьәләләр буенча һәркем мөрәҗәгать итә ала. Хисап чорында әлеге формадан 433кеше файдаланды.

1 680 мөрәҗәгать итүчедән 41 коллектив мөрәҗәгать алынды, үз мәсьәләләрен хәл иткән өчен рәхмәт белдерелгән 5мөрәҗәгать керде.

Югарыдагы оешмалардан 559 мөрәҗәгать керде (2017 – 440).

Үз социаль хәлен күрсәткән гражданнар түбәндәге категорияләргә бүленә:

-  пенсионерлар:150 –(2017 – 147);

 эшмәкәрләр: 36 –(2017 – 16);

 эшсезләр: 26 –(2017 – 36);

 хуҗабикәләр:18 –(2017 – 13);

 хезмәткәрләр: 5(2017 – 2);

 укучылар: 1(2017 – 2);

- интеллигенция: 3(2017 – 4);

- социаль хәлен күрсәтмәүчеләр – 1142– (2017 – 2016);

Льготалы категориягә ия булуларын күрсәткән мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне инвалидлар – 59 (2017 – 57); күп балалы гаиләләр – 49(2017 – 18); хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар – 16(2017 – 4); ялгыз ата-аналар – 8(2017 – 1); Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре – 1 не (2017 – 0) тәшкил итте.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлаудан күренгәнчә, 2018 елның 1 кварталында шәһәрдәшләр өчен түбәндәге мәсьәләләр иң актуаль булып саналган:

−  торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәрне төзекләндерү – 432 (2017 – 515);

−  төзелеш –222 (2017 –340);

−  торак өлкәсе –146 (2017 – 144);

−  мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү –108 (2017 –127);

−  җирдән файдалану – 84  (2017 – 91);

− транспорт –72 (2017 –130);

−  сәүдә һәм кулланучылар хезмәте –61 (2017 – 102);

− социаль өлкә –48 (2017 – 48);

−  юл хуҗалыгы –43(2017 – 24);

− законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 31 (2017 – 61);

−  сәламәтлек саклау –22 (2017 –24);

− финанс өлкәсе –21 (2017 –30);

−  элемтә –19 (2017 – 12).

Гражданнардан алынган мөрәҗәгать, шикаять һәм тәкъдимнәрнең көн саен мониторингы үткәрелә, аларны үз вакытында карауга контроль гамәлгә ашырыла. Һәр мөрәҗәгать итүчегә тулы җавап бирелә – бу аның хокукларын яклауның мөһим чарасы, яхшы мәгълүмат чыганагы.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда законнарны саклауда вазыйфаи затларның җаваплылыгын арттыру турындагы мәсьәлә аерым контрольгә куелган.


Четверг, 17 мая 2018, 08:14