Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 14 майда ДОСААФ автомобиль мәйданчыгында узачак. Башланачак 10:00 сәгатьтә.
Ярышлар 3 этаптан тора: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, маневрлы йөрү, «Бала – төп пассажир» темасына автомобильне җиһазландыру.
Автомобиль белән идарә итү осталыгын 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Төп шартлар – 18-35 яшьлек машина йөртү хокукына ия булган, шәхси автомобильле, штрафлары булмаган кешеләр.
Автомобильләр ярышы эшче яшьләр арасында XXI Спартакиада кысаларында уза.
Өстәмә мәгълүмат: 57-08-70, "Заман" яшьләр үзәге.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 май 2022, 11:33