Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Карпович Хазов юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, «Жилэнергосервис» ИК ҖЧҖ директоры Ринат Хаджаев, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова котлады.

Илбухтино авылында туган Александр Карпович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң туган авылында колхозда эшли. 1949-1954 елларда Совет Армиясе сафларында, диңгез авиациясендә радист булып хезмәт итә.1955 елда юбиляр Әгерҗе шәһәренә күчеп килә, анда поезд машинисты булып эшли.1970 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы, ҖЧҖ "РенАвтоЦентр" сак хезмәтендә эшли.

Александр Карпович 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 17:33