Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Анатолий Гурьевич Лазарев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Яңа Чишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1985 елда гаиләсе белән Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, пенсиягә чыкканчы ЖЭУ идарәсендә инженер булып эшли. Анатолий Гурьевич гаиләсе белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Лилия Нурулла кызы Шәмсетдиновага 90 яшь тулды. Ул Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм лаеклы ялга чыкканчы туган авылы колхозында эшли. 2000 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә.

Лилия Нурулла кызы тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «Электротехниклар» ИК генераль директоры Дмитрий Пыхтенков, «Мәхәллә» ИК генераль директоры Александр Дубич, шулай ук ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 2 декабрь 2021, 09:13