Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәҗәп Миңнегол улы Якупов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Минзәлә районы Иске Абдул авылында туа, урта мәктәпне тәмамый. Сугыш елларында Казанда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, автотехника ремонтлый. 1959 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Энергетик» ярдәмче хуҗалыгында шофер булып эшли. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Рәҗәп Миңнегол улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга котлау һәм бүләкләр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Вәлиева исеменнән тапшырылды.

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Саимә Абдегали кызы Сираҗетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Чистай районының Татар Ялтаны авылында (хәзер Яңа Чишмә районы) туа, урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый, аннары Чистай шәһәренең педагогика училищесына укырга керә. Авыл мәктәбенә эшкә җибәрелә, 1952 елга кадәр клуб мөдире һәм авыл советы секретаре булып эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм ире белән бергә Куйбышев ГЭСы төзелешенә китә, анда ул мастер булып эшли. 1956 елда Жигулевск шәһәрендәге оборона заводына эшкә күчә. 

Ире белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер ветеранның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Саимә Абдегали кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар тапшырылды. 

Сишәмбе, 23 ноябрь 2021, 11:11