Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Саба муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды.

Ярышлар программасына АК-74 автоматыннан электрон тирда ату, 1000 метрга йөгерү яки противогаз кию, 24 кг гер күтәрү; АК-74 сүтү-җыю, аркан тарту, комплекслы-көч күнегүләре, «КАМАЗ» автомобилен йөртү һ.б.

Ярышларда Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан командалар катнашты. Спартакиада нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре җыелма командасы ату буенча 2 нче һәм гомуми зачетта 4 нче урынны яулады. Чаллылылар шәхси зачетта да уңышка иреште: Тимофей Садыйков – перекладинада тартылу буенча 1 урында, Никита Ребрихин – ату буенча 2 урында.

Спартакиада яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләрен популярлаштыру, армиягә чакырылырга тиешле егетләрнең әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан үткәрелә.

Сишәмбе, 23 ноябрь 2021, 10:28