Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә, бүгенге көннән башлап вакцинация турында QR-коды яисә медицина күрсәтүе буенча чикләү турында QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән гражданнарның ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталары гамәлдән чыгарыла.  

Алар QR-код алу турында мәгълүмат кергән көннән соң гамәлгә керәчәк. Карта гамәлгә керсен өчен, вакцина ясатырга яки медицина күрсәтүе буенча чикләү алырга кирәк.

Тиешле мәгълүматлар пәйда булганнан соң, карта автоматик рәвештә гамәлгә керәчәк. Шуңа күрә гражданнарга транспорт карталарын тулыландыру пунктларына һәм «Транспорт картасы» АҖ һәм «Моциаль карта» АҖ офисларына бару зарурлыгы юк.  

Декабрь аена карталарына акча салган, әмма QR-кодлары булмаган гражданнарның, чикләүләр беткәннән соң, акчалары янда, ягъни картада калачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген иртән шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирларның СОVID-19дан вакцинация ясату турында сертификатларын тикшерә башладылар.

Дүшәмбе, 22 ноябрь 2021, 15:08