Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Хөкүмәтенең 07.09.2021 елгы, 1513 номерлы карары COVID-19дан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар субъектлары, мәшгульләр өчен эшләми торган көннәргә субсидия бирү шартлары белән тулыландырылды.

Субсидия яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында алар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2021 елда үз хезмәткәрләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында бирелә.

Субсидия бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә бирелергә мөмкин: 2021 елның 10 июленә булган мәгълүматлар буенча субсидия алучыны кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына яки социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар реестрына керү; 1513 номерлы Карар буенча субсидия алучы тармагы, яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә, аеруча зыян күргән Россия икътисады тармакларына керү. Субсидия алучы икътисадый эшчәнлекнең төп төре буенча билгеләнә, аның турында мәгълүмат 2021 елның 10 июленә булган мәгълүматлар буенча ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта була; субсидия алучы - оешма ликвидация процессында түгел, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучыны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән, яисә индивидуаль эшмәкәр буларак физик затның эшчәнлеге туктатылмаган; 2021 елның 1 июленә субсидия алучының 3000 сумнан артып киткән салымнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары юк.

Субсидияне исәпләү түбәндәгечә башкарыла:

• юридик затлар һәм СОНКО өчен: 12 792 сум (МРОТ) * хезмәткәрләр саны 2021 елның июнендә;

• шәхси эшмәкәрләр өчен: 12 792 сум (МРОТ) * хезмәткәрләр саны 2021 елның июнендә (+ИП);

• әгәр шәхси эшмәкәрнең ялланган хезмәткәрләре юк икән, субсидия күләме 12 792 сум тәшкил итәчәк.

Әлеге субсидия кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар субъектларына бер тапкыр бирелә.  

Субсидия алу турында гариза оешманың урнашу урыны (шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны) буенча салым органына бер ысул белән бирелә:

1.  Электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары буенча;

2.  Салым түләүченең - юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша;

Мөһим шарт! Гаризаны электрон рәвештә тапшырганда гариза бирүченең квалификацияле электрон имзасы белән кул кую мәҗбүри.

3.  РФ Хөкүмәтенең 07.09.2021 елгы, 1513 номерлы карары белән расланган форма буенча почта аша җибәрү.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында махсус сервислар ярдәмендә гариза бирүченең субсидия алу өчен билгеләнгән критерийларга туры килүен мөстәкыйль тикшерергә, шулай ук гариза формалаштырырга һәм җибәрергә мөмкин.

Субсидия алу өчен гариза салым органына 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәр тапшырыла.

Чәршәмбе, 10 ноябрь 2021, 11:06