Мы в социальных сетях

Муниципаль хезмәтләрнең 34 төрен шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Шәһәр Башкарма комитеты ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева чаллылыларга нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйләде: «Электрон рәвешкә күчерелгән барлык муниципаль хезмәтләр биш юнәлеш буенча формалаштырылган: спорт, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш, архив документлары, транспорт. Әгәр спорт юнәлешен ачсак, бүгенге көндә ике хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелүен күрәбез. Спорт разрядларын бирү хезмәте аеруча популяр. Физик затлар да, спорт мәктәпләре дә мөрәҗәгать итә».

 

Моннан тыш, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, адресларны бирү, үзгәртү һәм юкка чыгару һ.б., җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү, җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү һ. б. кебек хезмәтләрне электрон рәвештә алырга мөмкин.

2021 ел ахырына кадәр тагын 44 социаль әһәмиятле муниципаль хезмәт төрен электрон формага күчерү планлаштырыла.

Гүзәл Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, ел дәвамында Яр Чаллыда яшәүче 29,5 мең кеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән: «Безгә бу хакта мөмкин кадәр күбрәк кешенең белүе һәм гаризаларны КФҮ аша түгел, ә Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрүләре бик мөһим», – дип нәтиҗә ясады ул.

Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән турыдан-туры порталда танышырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru


Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 15:35