Мы в социальных сетях

Комсомол районында, Өлкән буын декадасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Павловна Мартынованың өенә килделәр. Ветеранга котлау һәм бүләкләр мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырдылар.

Надежда Павловна Калуга өлкәсенең Спас-Деменск районы Земцы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләр башкара. 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Максимович Мартыновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Надежда Павловна фермада сыер савучы булып эшли. 1980 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә.

Надежда Павловна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, концентрацион лагерь тоткыны. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 13:40