Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамы Гүзәл Исаеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Чаллы картиналар галереясе һәм рәссам коллекцияләре фондларыннан рәсем сәнгате әсәрләре, графика әсәрләре экспозициясе хәзерге заман кешесенең проблемалы темасын ачып бирә. 

Рәссам әлеге күргәзмә турында: «Асылда кичектерелгән тормыш синдромы идеясе – кеше әле чын тормыш белән яшәми, ә аңа әзерләнә генә дип уйлый».

Рәссамның картиналарында төп сюжет булып хатын-кыз образы тора, аны төрле яклап ачу бик кызыклы. Гүзәл Исаеваның иҗатында төрле агымнарның синтезына тенденция күзәтелә: символизм, экспрессионизм, сюрреализм, метафизик рәсем. Еш кына рәсем бары тик нинди дә булса әйбернең билгеләмәсе генә булып хезмәт итә, ә төс материальлекне түгел, ә рәссамның сурәтләнгән объектка мөнәсәбәтен белдерә. Иҗат кешенең эчке дөньясына, аның кичерешләренә, уй-фикерләренә, хисләренә, эмоцияләренә юнәлдерелгән.

Күргәзмә 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 10:46