Мы в социальных сетях

14 сентябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы рәвештә бүләкләде. Татарстан җыелма командасы гомуми медаль зачетында 1 нче урынны яулады – Республика конкурсантлары WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышларының 140 бүләгенә ия булдылар.

Яр Чаллыдан профессионаллар 11 алтын, сигезәр көмеш һәм бронза медаль яуладылар.

Быел Уфада узган чемпионатта 30 нчы мәктәптән берьюлы өч укучы катнашты. 9 И (инженерлык сыйныфы) укучысы Дарья Кравченко үз компетенциясенең финалында бөтен илдән бердәнбер кыз иде. Ул принтерда 3D модель булдырды һәм «Аддитив җитештерү» компетенциясендә җиңү яулады: «14 яшьтә минем һөнәри осталыгым бар иде инде, 15 яшьтә мин WorldSkills милли чемпионатында җиңдем», - дип уртаклашты ул. 

Яшүсмерләр арасында тагын бер WorldSkills Russia җиңүчесе - 26 нчы гимназия укучысы Мария Моор. Ул В.Д. Поташов исемендәге техник колледж базасында шөгыльләнгән.

10 И сыйныф укучылары Егор Быстренин һәм Эмиль Горячих ярышларда алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Узган ел алар пандемия аркасында осталыкларын дистанцион рәвештә күрсәттеләр. Егор Быстренин «Санлы программа белән идарә итү станогында фрезер эше» компетенциясендә иң яхшысы дип танылды.

Эмиль Горячих «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясендә көмеш призер булды.

Медальләрне көллият студентлары да яулады. «Түбә ябу эшләре» компетенциясендә беренче урыннарны Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары Андрей Копейкин, Артем Онищук яуладылар.

Политехник колледж укучылары Даниил Меркушин, Екатерина Семенова, Руслан Яппаров «Җитерштерүдә команда эше» компетенциясендә җиңү яуладылар, Айнур Шәйхулов металлоконструкцияләр җитештерүдә иң яхшысы булды.

Билгеләп үтик, Яр Чаллы политехника көллияте 2013 елдан башлап WorldSkills International дөнья стандартлары буенча конкурс хәрәкәтенә керде. Бу вакыт эчендә уку йорты студентлары WorldSkills форматындагы төбәк, милли һәм халыкара һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр, талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреатлары булдылар.

Сишәмбе, 14 сентябрь 2021, 16:08