Автозавод районында агач һәм куаклар утыртуга сентябрь башында керештеләр, бүген Чулман проспекты буенча Ипподром каршындагы 46 комплекста 53 карагач утыртылды.
Анда 34 нче мәктәп һәм 79 нчы лицей укучылары, район халкы, ТИҮ вәкилләре, хакимият хезмәткәрләре катнашты.
Агачлар утырту октябрь уртасына кадәр барачак – бу вакыт агачларның үсеп китүе өчен иң яхшы чор дип санала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 25 сентябрь 2021, 14:20