25 сентябрьдә шәһәр зиратларында Хәтер көне узачак. Чаллылылар зиратка барып туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, 07:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр автобус хәрәкәте оештырылачак.
Аз сыйдырышлы автобуслар 15-20 минутлык хәрәкәт интервалы белән түбәндәге маршрут буенча йөриячәк: - «Океан» кибете» тукталышы – Минзәлә тракты, 29К, «Молодежное» зираты.
Зур сыйдырышлы автобуслар 30 минутлык хәрәкәт интервалы белән маршрут буенча йөриячәк:
– «Пединститут» тукталышы – «Электротехников» тукталышы – «Орловское кольцо» тукталышы
Минзәлә тракты 29К, – «Молодежное» зираты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 сентябрь 2021, 13:40