Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Раскольников урамындагы 34 микрорайонда урнашкан. Бәйрәм чарасында мэр Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

Балалар бакчасы «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде.  Объектның бәясе 286,7 млн сум тәшкил итә. Аның сыйдырышлыгы - 220 бала. Хәзерге вакытта 214 бала урнашкан.

Наил Мәһдиев Әлфия Когогина белән бергә төркемнәрдә булдылар, алар арасында ясле төркемнәре да бар иде - биредә балаларны 1 яшьтән үк кабул итәләр.

Наил Мәһдиев ил һәм республика җитәкчелегенә Яр Чаллыда мәгариф учреждениеләре төзелешенә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәтен белдерде. «Бүген балалар бакчасы төзүчеләре өчен дә, монда балаларын йөртүчеләр өчен дә бик матур бәйрәм көне. "Прибрежный" микрорайонындагы балалар бакчасы "Демография" милли проекты кысаларында федераль һәм республика акчаларына төзелде. Инициаторы Владимир Владимирович Путин булган әлеге проект кысалырында без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина ярдәме белән быел берьюлы ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзедек. Чаллыда хыяллар чынга аша! Һәр ата – ананың хыялы - баласының илебезнең лаеклы гражданины, безнең күп милләтле Татарстаныбызның һәм, һичшиксез, планетадагы иң матур шәһәрнең - Яр Чаллы шәһәренең лаеклы гражданины булуы», - диде ул һәм төзүчеләргә, балалар учреждениесе коллективына рәхмәтен белдерде.

Әлфия Когогина барысын да яңа мәктәпкәчә учреждение ачылу белән котлады. «Әни һәм хатын-кыз буларак, сезне искиткеч бәйрәм белән котлыйсым килә. Без бүген матур,  заманча һәм куркынычсыз балалар бакчасы ишекләрен ачтык. Бу гади генә балалар бакчасы ишекләре түгел, миңа калса, бу балаларыбызның сәләтләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ишекләре дә. Мин чын күңелдән әлеге балалар бакчасында балаларның бәхетле булуларын телим», - диде ул.

Балалар бакчасы мөдире Анджела Никонова республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, төзүчеләргә, коллективы хезмәткәрләренә һәм әти-әниләренә рәхмәтен белдерде: «Барлык катнашучылар исеменнән республика җитәкчелегенә, шәһәр җитәкчелегенә, Наил Гамбәр улына һәм балалар бакчасы төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һәр мәсьәләне тиз арада хәл иткән Марсель Җәвит улы Мингалимовка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.  Аннан башка, аның командасыннан башка бу балалар бакчасы булмас иде.  Хезмәткәрләремә, шулай ук бүгенге көнне түземлек белән көткән ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Балалар бакчасында 12 төркем, музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинеты, 12 уен мәйданчыгы бар, аларның һәрберсендә бишәр кече архитектура формасы урнаштырылган. Территориядә 12 видеокамера урнаштырылган. 220 урынга исәпләнгән учреждениедә 120се өч яшькә кадәрге балалар өчен.

Чәршәмбе, 15 сентябрь 2021, 08:33