Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасына банк кредитлары яки башкарма производство файдасына, бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән акча күчерүне тыючы закон проекты кертелде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнде һәм гражданнарның хокукларын һәм аларга тиешле социаль түләүләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк миңа һәм минем коллегаларыма балалары булган гаиләләр өчен түләүләрдән акча күчерү турында берничә тапкыр шикаятьләр килде. Бу гадел түгел, чөнки акча кредиторлар өчен түгел, ә гаиләне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен каралган».

«Исегезгә төшерәм, элегрәк без пенсияләр, алиментлар, сәламәтлеккә зыян килгән өчен компенсацияләр, социаль түләүләр һәм пособиеләрдән акча күчеренү тыючы закон һәм гражданнарның минималь гарантияләнгән керемен бурычлар хисабына акча күчерүдән яклау турындагы законны кабул иттек. Тик ул чакта бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр аларның гамәленә эләкмәгән. Кертелгән инициатива гамәлдәге законнарга гражданнарның бурычларын түләү хисабына дәүләт ярдәме чараларын автомат рәвештә күчерүне тыя. Мондый социаль түләүләр исемлеге киңәйтеләчәк, шул исәптән аз керемле йөкле хатын – кызларга ярдәм итү, социаль контрактны да кертеп, социаль ярдәмнең барлык төрләре», - дип билгеләп үтте Когогина.

Шул ук вакытта, гражданинның кредит оешмасына биргән ирекле язма ризалыгы белән, социаль түләүләрне элек алынган кредитларны түләү өчен файдаланырга мөмкин булачак.

Сишәмбе, 14 сентябрь 2021, 10:24