Мы в социальных сетях

Татарстанда 14 сентябрьдә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кич белән яшен, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чаллыда сишәмбе көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан: төнлә 6-11 м/с, көндез һәм кич белән 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.

Көндез һава +23..+25˚ градуска кадәр җылыначак, төнлә һава температурасы +11..+15˚ тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе, 13 сентябрь 2021, 17:07