Мы в социальных сетях

Бу шимбәдә, 11 сентябрьдә, Яр буе паркында "Милләтләр кроссы" бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы" массакүләм ярышлары узачак.

Ярышучылар 1 һәм 2 км араны үтәчәкләр. Старт "Лесная" тукталышыннан. Илдәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып, белем бирү учреждениеләре (мәктәпләр, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү учреждениеләре) укучылары спорт чарасын үз учрежденияләре территорияләрендә үткәрәчәк.

Яр Чаллы шәһәрендә ярышлар 2002 елдан бирле үткәрелә. Әлеге чара шәһәрдә иң массакүләм ярыш булып тора.

18 яшьтән өлкәнрәк иң көчле спортчылар, шулай ук спорт ветераннары һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ярышчылар өчен спорт чарасы Прибрежный паркында оештырылачак.Шулай ук биредә 2004-2005 елгы, 2006-2007 елгы, 2008-2009 елгы яшь категорияләрендә шәһәр спорт мәктәпләре арасында йөгерү буенча команда ярышлары узачак.

Ярышларны ачу 10:30да планлаштырылган. Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре массакүләм йөгереше 10:45тә узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медаль, грамоталар белән бүләкләнәчәкләр. Барлык спорт сөючеләр һәм шәһәрдәшләр өчен бүләкләр белән конкурслар үткәреләчәк. «Массакүләм йөгерүгә сәламәтлек торышы турында белешмәләр кирәк булмаячак. Чарада катнашу өчен көнендә, стартта, язылырга, яки электрон почта аша безнең идарәгә катнашу өчен гариза җибәрергә мөмкин», - дип хәбәр итте физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.

Ярыш программасы:

10:00 - 2 км дистанциягә 2003 елгы һәм өлкәнрәк иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узыш

10:15 - 1 км дистанциягә инвалидлар һәм ветераннар узышы

10:30 – тантаналы ачылыш

10:45 - хезмәт коллективларының, оешмаларның массакүләм узышы

11:00 - 2008-2009 елгы командалар узышы, дистанция - 1 км

11:45 - 2006-2007 елгы командалар узышы, дистанция - 1 км

12:30 - 2004-2005 елгы командалар узышы, дистанция - 1 км

Сишәмбе, 7 сентябрь 2021, 16:15