Мы в социальных сетях

1 сентябрьдән ата-аналар, стажга бәйсез рәвештә, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә баланы карау буенча больничный алачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай аңлатты: «Федераль Җыелышка юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын тәкъдим итте, алар арасында стажга бәйсез рәвештә, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә баланы карау буенча больничныйларны түләү дә бар иде».

«Түләүнең суммасы баланың стационарда яки амбулатор рәвештә дәвалануына бәйле түгел, һәм больничныйны әни генә түгел, эшкә сәләтсезлек битен алу хокукына ия булган гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы, туганы, опекун яки попечитель рәсмиләштерә ала», – дип өстәде Когогина.

Түләү күләме ике елга уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бала карау буенча больничный лист гаилә әгъзаларына чиратлап, тиешле вакыт чикләрендә, билгеләнергә мөмкин, әмма бер үк вакытта бирелми.

Сишәмбе, 7 сентябрь 2021, 10:04