Мы в социальных сетях

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина гимназия эчендә булдылар һәм "Адымнар-Чаллы"да белем алачак балалар белән аралаштылар.

ТР Дәүләт Киңәшчесенә бина буйлап экскурсия уздырдылар, гимназия укучылары белән таныштырдылар. Минтимер Шәймиев уку йортының эчке ягына уңай бәя бирде - эргономияле җиһазлар, матди-техник тәэмин ителеш. Исегезгә төшерәбез, әлеге полилингваль гимназия - республикада дүртенче. Хәзерге вакытта республика буенча аларның санын алтыга җиткерү планлаштырылган.

Якын киләчәктә Чаллыда яңа гимназиягә өстәмә рәвештә тәүлек буе эшли торган кампус һәм балалар өчен белем бирү лагере барлыкка килергә мөмкин.

"Адымнар-Чаллы" да ике спорт залы төзелде, укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Минтимер Шәймиев фехтовальщиклар белән аралашты һәм республикада  әлеге спорт төренең актив рәвештә үсүен искәртте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ике бассейнны да карады. Минтимер Шәймиевка гимназия директоры Азат Галиев аңлатканча, биредә гадәти йөзүдән тыш, су астында йөзү секциясе дә планлаштырылган, бу - шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә беренче тапкыр.

Укучыларның туклануы мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. "Мәктәп туклануы" комбинаты Чаллы укучылары өчен әзерләнә торган продукцияләрен тәкъдим итте. Әлеге гимназияне иртәнге һәм төшке ашлар белән алар тәэмин итәчәк.

560 урынга исәпләнгән актлар залы мөһим чаралар үткәрү өчен оешмаларның игътибарын җәлеп итте инде. Әйтик, гимназиядә бу залда берьюлы берничә иҗат берләшмәсе, шул исәптән "Рок мәктәбе" дә шөгыльләнәчәк. Катнашучылар кунаклар өчен җыр башкардылар һәм лаеклы алкышларга күмелделәр.

"Бүгенге вакыйга гадәти генә түгел, ул инде өлгереп җиткән иде. Ярый әле без бу идеяне гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып тотындык. Әлегә безнең илдә моңа башка аналоглар юк. Без балаларыбыз үсеп, белем алсын һәм дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булсын өчен эшлибез. Гимназиядә булган вакытта балалар үзләрен мәктәптә кебек хис итмәсеннәр, аларны шәхес итеп үстерү өчен уңайлы мохит тудыру мөһим - без шуңа омтылабыз", - диде Минтимер Шәймиев экскурсия ахырында. 

Чәршәмбе, 1 сентябрь 2021, 16:40