Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Адымнар–Чаллы» полилингваль гимназиясе ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, "Грань" төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның февраленнән "Яңарыш" Республика Фонды, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, "Адымнар" полилингваль белем бирү комплексларын төзү проектын гамәлгә ашыра башлады. Бүгенге көндә Казанда, Алабугада һәм Актанышта мәктәпләр эшчәнлекләрен алып бара инде.

Минтимер Шәймиев мәктәп линейкасына җыелган барлык балаларны, аларның ата-аналарын, укытучыларны Белем көне һәм "Адымнар" мәктәбе ачылу белән котлады. "Бүгенге вакыйга гадәти түгел, әмма ул җитлеккән. Ярый әле без бу идеяне гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып тотындык. Әлегә безнең илдә аналоглар юк. Без балаларыбыз үсеп, белем алсын һәм дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булсын өчен эшлибез. Дөнья көннән-көн ишекләрен ача, безнең балалар республикага дөньяның теләсә кайсы почмагыннан хезмәт итәчәк, бездән югары белемле балалар зур дөньяга китәчәк, алар безнең халык һәм илебез данын лаеклы яклаячак. Бу – безнең проектның төп мәгънәсе, бу безнең киләчәк", - диде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы - үзенчәлекле шәһәр, үз вакытында бирегә бөтен илдән якты киләчәккә өмет белән кешеләр җыелган. "Бүгенге вакыйга - бу кешеләрне зурлау үрнәге. Шәһәр һәм район дөнья икътисады таләпләренә туры килә. Бу очрашу безне, татарстанлыларны, горурлык хисе белән тулыландыра. Без үз вакытында Татарстанга шәһәр төзергә карар кылган, монда тамыр җәйгән кешеләрнең өметләрен аклыйбыз. Аларның балалары һәм оныклары иң яхшы шартларда укыячаклар. Бу гади генә мәктәп түгел, биредә балалар, ким дигәндә, өч телдә укыйлар. Әлеге яңа хәрәкәт акрынлап бөтен республика буенча таралачак. Ул Татарстанның чын горурлыгы булырга тиеш. Бүген без дүртенче мәктәп ачабыз. Шушы көннәрдә Әлмәттә һәм Түбән Камада булачак мәктәпләрнең нигезенә таш салачакбыз. Бер елдан соң без бу проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы буларак планлаштырылган алты мәктәп эшлиячәк", - дип ассызыклады ул һәм "Адымнар-Чаллы"да белем алачак өч телне дә белгән яңа мәктәп директоры Азат Галиевка уңышлар теләде.

"Бу ышанычлы проект, аны уңышлы киләчәк көтә, - дип дәвам итте ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Чаллы җирендә әле беренче адым гына ясадык. Икенче адым - биредә ел әйләнәсе эшләячәк "Адымнар" мәктәпләре өчен өстәмә белем бирү үзәге булдыру. Казанда шундый шәһәр читендәге үзәк төзелеше тәмамланды инде. Минем шуны әйтәсем килә, без нәрсәгә генә тотынмасак та, барысын да булдырабыз. Көч бар, тәҗрибә бар, зирәклек тә бар. Без инде күптәннән бөтен дөньяга "Без булдырабыз!" дип белдердек. Бүгенге вакыйга - моңа ачык мисал". Минтимер Шәймиев әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде.

«Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов мәктәп директоры Азат Галиевка мәктәпнең символик ачкычын тапшырды.

Минтимер Шәймиев "Адымнар" мәктәбе директоры Азат Галиевка мәктәпнең матди базасын ныгыту өчен сертификат тапшырды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Наил Мәһдиев, бүгенге көннең үзенчәлеген билгеләп үтте. "Бүгенге көн Яр Чаллыда беренче полилингваль гимназия ачылу көне буларак безнең шәһәр тарихына мәңгегә кереп калачак. Мондый белем бирү учреждениесе булу безнең күпмилләтле шәһәр өчен аеруча мөһим, бездә 80нән артык милләт вәкиле тату яши. Милләтара тынычлык һәм татулык башка милләт вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәттән башлана, ә бу, барыннан да элек, телне һәм мәдәниятне өйрәнү. Хәзер безнең Чаллы балалары мәктәп яшеннән үк милли үзенчәлекне саклауның мөһимлеген аңлауга кушылачаклар.

Татарстан полилингваль мәктәпләренең девизы - «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл». Бу җәһәттән «Адымнар–Чаллы» гимназиясенең нәкъ менә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ачылуы символик мәгънәгә ия.

Бу гимназияне торгызуда катнашкан кешеләрнең роле турында аерым әйтәсем килә. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, без сезгә Яр Чаллыда уникаль проектны гамәлгә ашырганыгыз өчен бик рәхмәтле. Татьяна Петровна төзелеш барышын шәхсән үзе күзәтте. Без сезгә ярдәмегез һәм шәһәребездә гимназия төзүегез өчен рәхмәтлебез.

«Адымнар–Чаллы»да тәрбияләнүчеләргә зур өметләр баглыйбыз. Монда конкурентлыкка сәләтле балалар үсәчәк. XXI гасырда бу мәсьәлә аеруча актуаль, чөнки тирән белем һәм югары интеллект иң кыйммәтле һәм кирәкле ресурслар булып тора. Яр Чаллы һәм Татарстанның киләчәге бүген белем алучыларга бәйле. Шуңа күрә белем бирү процессына ил һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан җитди игътибар бирелә".

Шәһәр мэры ил хөкүмәте һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Яр Чаллыда соңгы алты елда 6 яңа мәктәп һәм 12 балалар бакчасы файдалануга тапшырылганын билгеләп үтте.

Барлык беренче сыйныф укучыларына һәм кунакларга кыңгыраулар таратылды, аларның чыңы яңа мәктәптә беренче дәрес башлануы турында хәбәр итте.

Соңыннан Минтимер Шәймиев һәм Наил Мәһдиев "Адымнар-Чаллы" гимназиясен карап чыктылар.

Чәршәмбе, 1 сентябрь 2021, 14:21