Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәсимә Шәрифҗан кызы Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Рәсимә Шәрифҗан кызы ТАССРның Зәй районы Түбән Биш авылында туа. 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында колхозда, авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя. 1948 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1950 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы «Отделстрой-2» предприятиесендә эшли. Ире белән бергә ике бала үстерәләр, ветеранның җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 27 август 2021, 17:35