Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы башлануга әзерлеге турында матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, барлык мәктәпләр дә уку сезонына әзер. 1 сентябрьдә маска режимы һәм социаль дистанция буенча барлык нормаларны һәм таләпләрне үтәп, традицион бәйрәм линейкалары узачак. Линейкалар параллельләр өчен, ягъни башта 1 нче сыйныф, аннары 2 нче сыйныфлар һ.б. өчен узачак.

Һава торышы яхшы булган очракта, алар ачык һавада узачак, юк икән - актлар залларына күчереләчәк.

Ул ассызыклаганча, мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Әлеге максатлар өчен шәһәр бюджетыннан 200 млн сум бүлеп бирелгән.

«Шәһәр бюджеты кысаларында бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә сүз хәбәрчеләре белән тәэмин ителәләр. Коймаларны ремонтлау һәм алыштыру үткәреләчәк. Шулай ук мәктәпләр видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча һәм Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 1 һәм 2 категорияле барлык белем бирү учреждениеләрендә шәхси сакчылык предприятиеләре хезмәткәрләре тарафыннан физик саклау оештырылачак. Безнең иң эре мәгариф учреждениеләре - 52ләп мәктәп-сентябрь дәвамында сак белән тәэмин ителәчәк», - дип хәбәр итте Рөстәм Хуҗин.

Моннан тыш, мәгариф идарәсе башлыгы күптән түгел Яр Чаллыга визитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Яр Чаллы мәгариф системасын республикада гына түгел, илдә дә иң яхшыларның берсе дип атаганын искәртте.

Җомга, 27 август 2021, 12:27