Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында С.П. Титов исемендәге скверда 17А микрорайонында яшәүчеләр катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутаты Евгений Залогин, Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.

Район активистлары яшелчә уңышлары, чәчәк бәйләмнәре һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләрендә катнаштылар.

Балалар рәсем конкурсында, төрле ярышларда катнаштылар, шулай ук "Бумажник" мәдәният йорты иҗат коллективларына язылдылар. Бәйрәм ахырында "Бумажник", "Кызылтау" һәм "Кызыл Чаллы" ТИҮ рәисләре район активистларына һәм конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасы "Бумажник" мәдәният сарае коллективлары көче белән оештырылды.

Барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны хакимият һәм шәһәрнең төрле махсуслаштырылган хезмәтләре вәкилләренә бирә алдылар.

Җомга, 27 август 2021, 09:05