Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул исемдәге скверда күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.

Үзенең чыгышында ул шагыйрь иҗатының татар шигъриятендә әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь буынга татар халкының бөек улына хөрмәт күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. «Еллар үтә, ләкин  ул дәһшәтле вакыйгалар хәтеребездә мәңгегә уелып калынган. Сугыш еллары барлык кешеләрнең йөрәкләрендә һәрвакыт зур чагылыш табачак», - диде ул.

Чарада шулай ук Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, шагыйрьләр Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, Әлфия Ситдыйкова, «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзалары Равил Мостафин һәм Рушания Гыйләҗева, № 2, 3, 4, 12 нче мәктәп укучылары. Җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. 

Пәнҗешәмбе, 26 август 2021, 09:57