Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының 32 комплексында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Чараны тантаналы рәвештә шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ачтылар.

Бәйрәм чарасында «Бумажник» балалар мәдәният сарае солистлары һәм коллективлары катнашты, аниматорлар иң кечкенә кунакларның күңелләрен ачтылар.

"32 комплекс" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фирдәүсә Миндубаева комплекс активистларына бүләкләр тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников мохтаҗ гаиләләргә канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.

Әйтергә кирәк, август дәвамында Комсомол районының төрле микрорайоннарда халык белән алты очрашу узды.

Киләсе очрашу 26 августта С. П.Титов исемендәге сквер территориясендә узачак.

Пәнҗешәмбе, 26 август 2021, 09:35