Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Габдрахман кызы Шәрифуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Вера Захарова котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшырдылар.

Зәкия Габдрахман кызы ТАССРның Сарман районы Түбән Бикмәт авылында туа. 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң Түбән Новгород өлкәсенең Балахна районына торф эшкәртү өчен җибәрелә. 1957 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Сарман районының Сөлек авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. 1997 елда юбиляр Яр Чаллыга күченә.

Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, ветеранның җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 25 август 2021, 17:07