Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда 14 нче гимназия ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, укытучылар, укучыларның ата-аналары һәм укучылар катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Наил Мәһдиев: «Белем көне алдыннан мәгариф өлкәсендә социаль әһәмиятле объектларны ачу яхшы гадәткә әверелде. Бу ел Яр Чаллы шәһәре өчен үзенчәлекле. Быел 1 сентябрьгә өч яңа балалар бакчасы һәм ике мәктәп ачабыз. Мин чаллылылар исеменнән Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка әлеге мөһим проектны гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Без җиде ай эчендә мәктәп төзеп тапшыра алдык. Әгәр без аны төземәсәк, юл аша урнашкан мәктәптә балалар өч сменада укыр иде. Бүген 39 нчы мәктәптә ун беренче сыйныф, монда - тугыз. Яңа мәктәп булмаса, бер мәктәптә 19 беренче сыйныф булыр иде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән бу катлаулы хәлне чишеп булды».

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, кыска вакыт эчендә мәктәп төзегән төзүчеләргә рәхмәтен белдерде, шулай ук Чаллы мәгариф системасының республикада гына түгел, илдә дә иң яхшыларының берсе икәнен билгеләп үтте. «Минемчә, Яр Чаллы - бөтен илебез өчен стратегик мөһим шәһәр. Биредә Россиянең иң эре «КАМАЗ» предприятиесе һәм бик күп башка предприятиеләр урнашкан. Шәһәр үсә, ул зур потенциалга ия. Безнең өчен бу искиткеч шәһәрдә булган динамика дәвам итүе бик мөһим. Безнең бурыч - югары мәктәп иң заманча таләпләргә җавап бирсен өчен, белем бирү өлешен көчәйтү. Кешеләр шәһәрдән китмәсен. Монда кешеләр килсен, яшәсен, эшләсен иде.  Безнең балаларга төпле белемнәр телим. Балалар әти-әниләрен сөендерсеннәр, чөнки һәр ата – ана өчен аның баласы-иң кадерле кеше. Безнең өчен балалар - шәһәрнең киләчәге, республика һәм илебезнең киләчәге. Яр Чаллыда мәгариф системасы Татарстанда гына иң яхшылардан түгел. Аның тулаем ил буенча рейтингы бик югары. Һәм мондый дәрәҗәне алга таба да тотарга кирәк», - диде президент һәм барлык кешеләрне яңа мәктәп ачылу белән котлады.

 Фото president.tatarstan.ru сайттыннан

Чәршәмбе, 25 август 2021, 13:49