Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә 131 нче «Нуркайлар» балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.  

«Нуркайлар» - гадәти учреждение түгел, ул тәрбияләнүчеләр үсешенең танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре булган гомумүсештәге балалар бакчасы. Биредә 12 төркем (3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен алтышар төркем), музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинеты, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы булдырылган.

Бина бер ел эчендә «Евростиль» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан төзелгән. Төркемнәрне туплаганда җирле продукция белән тәэмин итүчеләргә өстенлек бирелде. Яңа бинаның бәясе 250 млн сумнан артып киткән, төзелеш федераль, республика, шәһәр бюджетыннан кертелгән акча ярдәмендә мөмкин булган.

Республика Президенты сабыйларның әти – әниләрен көтеп алынган балалар бакчасы ачылу белән котлады.

«Әлеге проект бик кирәкле, һәм, иң мөһиме, ул ясле төркемнәр санын исәпкә алып эшләнгән. Быел Чаллыда өч балалар бакчасы һәм ике зур мәктәп төзелде, шуның кадәр әлегә төзегәннәр юк иде әле. Эш федераль хөкүмәт һәм депутатлар корпусының актив эше ярдәмендә алып барыла. Бу проектларның барысы да – спорт, мәдәни, иҗтимагый киңлекләр – тормышка ашырылыр һәм аларга ихтыяҗ булыр дип өметләнәм.. Яр Чаллы шәһәре – зур потенциалга ия уникаль шәһәр, бигрәк тә мәгариф системасы эше нәтиҗәләре буенча, чөнки монда потенциалы зур – шәһәрдә бөтен Советлар Союзы кешеләре җыелган», - диде ул.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яшьлек микрорайонында күптән көтелгән һәм кирәкле балалар бакчасы төзелүен ассызыклады, чөнки бу районда нигездә яшь табиблар, укытучылар, КАМАЗ хезмәткәрләре гаиләләре яши. «Чаллы халкы исеменнән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга «Демография» программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәтемне белдерәсем килә, аның кысаларында балалар бакчалары төзелә. Безгә һәрвакыт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә, моның өчен зур рәхмәт. Кадерле ата-аналар һәм балалар, балалар бакчасын саклагыз. Бәхетле булыгыз, Яр Чаллы шәһәренең, күпмилләтле республикабызның һәм безнең зур илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләгез», - диде ул.

Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сүзләренә караганда, Яшьлек микрорайонында балалар бакчасы бик кирәк, чөнки ул үсеп килүче микрорайон, анда балалар күп.  

«Бу инде бу районда икенче балалар бакчасы. Быел без барлыгы өч балалар бакчасы төзибез. Алар барысы да балалар күп булган – Яшьлек, Яр буе, Притяжение микрорайоннарында төзелә. Алар да уку елы башлануга ачык булачак. Шәһәрдә барлыгы 128 балалар бакчасы бар иде. Яңаларын да исәпкә алып, 131 булачак. Планлы эш нәтиҗәсендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен урыннар белән тәэмин итү - 100%, ясле яшьтәге балалар 75% тәшкил итә», - дип хәбәр итте Рөстәм Хуҗин. 

Чәршәмбе, 25 август 2021, 12:22