Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда 14 нче гимназия ачылды, ул башка шәһәр мәктәпләреннән үзенең уникаль тышкы һәм эчке кыяфәте белән аерылып тора. Дизайнер Елена Сафиуллина мәгариф учреждениесенең интерьер концепциясе турында сөйләде.

Төзүчеләр һәм архитекторларның төп бурычы - яшүсмерләр һәм яшьләр ихтыяҗларына җавап бирүе. Дизайн өстендә архитектор-дизайнер, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Елена Сафиуллина җитәкчелегендәге коллектив эшләгән (ул Яр Чаллыда төзелгән биш яңа мәктәп дизайнын тәкъдим иткән иде инде). Рәссам-бизәүче, стендлар, панно, навигация эшләүчесе - Светлана Сараева. Рәссамнар-бизәүчеләр бригадасын Вера Мазур җитәкләде, дизайн мәсьәләләрен гимназия директоры Наталья Медведникова педагогик состав белән шәхсән үзе җитәкләде. Нәтиҗәдә, дискуссияләрдән соң логотип сайланды - ул курсор. Әйтергә кирәк, ул гимназиянең номеры -  14 саны белән синоним.

Курсор - аббревиатура. Белемле балага юнәлеш - аның эченә нәкъ менә шундый мәгънә салынган.

Мәктәп образын, идеясен белдерү өчен кулланылган чара - оригами. Чөнки бала пөхтә, ап-ак кәгазь бите белән гәүдәләнә. Шуңа күрә мәктәпне бизәүдә башта гади сыннар - очкыч, көймә күрсәтелә.

Вакытлар узу белән бала билгеле бер күнекмәләргә ия була һәм ул катлаулы оригами фигураларына туры килә. Белем алу төгәлләнгәч, мәктәп формалашкан, белемле кешене чыгара, ул үз чиратында алга таба укып, белгечлек ала. Шуңа күрә оригами фигурасы да катлаулырак.

Гимназиянең төп төсләре – сары, графит төсе, фирүзә. Бу төсләр коридорларда да, сыйныфларда да кулланыла. Модульле җиһазлар мәктәп белән бер төсле гаммада, аны төс, форма буенча төрле вариантларда җыярга мөмкин.

Барлык диварларда да курсордан тыш, аңлаешлы билгеләр дә бар. Әйтик, директор кабинеты янындагы сурәткә карасаң, укучылар тынлыкны сакларга кирәклеген аңлыйлар.

Гимназиянең икенче катында интеллектуаль холл урнашкан, бу тыныч уеннар блогы. Алар: шашка, крестиклар-ноликлар, шахмат, ребуслар, судоклар.

Шахмат секторы аерым игътибарга лаек.

Өченче катта (сүз уңаеннан, монда, “кат” урынына “дәрәҗә” сүзен кулланалар) Яр Чаллы шәһәренә багышланган мәгълүмат зонасы урнаштырылган. Янәшәдә генә "Татарстан чорлары" исеме астында Татарстан Республикасы барлыкка килүгә багышланган тайм-линия бар.

Фотозоналар аерым игътибарга лаек, мәсәлән, өченче дәрәҗәдә үз релаксация зонасы бар. Лалә - милли орнамент элементы, шәһәрне бизәп торучы популяр чәчәк, оригами техникасында башкарылган. 

Әлеге фотозона гимназиядә иң популяр урынга әйләнер, мөгаен.

Гимназия коридорлары шулай ук белем бирү тирәлеге дә булып тора, мәсәлән, химия кабинеты янында атриум урнаштырылган. Пыяла стеналар белән эшләнгән кабинет -дизайнер Елена Сафиуллинаның күптәнге хыялы. Хәзер өлкән сыйныф укучылары практика белән шөгыльләнгән вакытта,  кече сыйныф укучылары экспериментларны атриумда күзәтә ала. 

Өченче катта да шундый ук атриум урнаштырылган.

Дизайнда flat стилендә граффити кулланылды. Бу алым реклама, сайтлар төзегәндә, граффитида популярлыкка ия. Бу стильдә китапханә һәм ашханә стеналары бизәлгән.

Шәһәр панорамасы да үзенчәлекле, аны Марат Билялов һәм Вера Мазур пульс җепселләре буларак сурәтләгән.

Спорт залы ике залдан тора – беренчесе, кечесе, гимнастика, шул исәптән скалодром өчен. Зур зал команда спорт төрләре өчен кулланылачак. Барлык залларда да Краснодар имән паркеты урнаштырылган. Бу спорт залы өчен иң яхшы вариант: матур һәм озын гомерле.

Гимназиядә ике бассейн бар.

Ашханәгә керү алдыннан гадәти булмаган формадагы, лотоклар формасындагы, ясалма граниттан раковиналар урнаштырылган.

Ашханә үзе матур, якты төсләр белән аерылып тора.

Бинага керү алдыннан контроль-үткәрү пункты урнаштырылган.

Гимназия кыска вакыт эчендә төзелгән – төзелеш эшләре гыйнвар аенда башланган һәм август аенда тәмамланган. Подрядчы оешма - Илнар Гайсин җитәкчелегендәге "Евростиль" компаниясе.

Тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре хакимияте" ВК төркемендә күрергә мөмкин.

Чәршәмбе, 1 сентябрь 2021, 08:26