Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Шәһәр Советы депутатлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, структур бүлекчәләр белгечләре, ректорлар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, мәгариф – шәһәрдә иң зур тармакларның берсе: шәһәрдә 219 учреждение эшли, аларда 110 меңнән артык бала һәм яшьләр белем ала. Алар өчен барлык шартлар тудыру өчен, яңа уку елына 3 балалар бакчасы, ике гимназия төзелде. Дүрт мәктәп, ике балалар бакчасы, ун азык-төлек блогы, 14 ясле төркем капиталь ремонтланды, яңа спорт мәйданчыклары урнаштырылды.

«Быел, узган елдагы кебек үк, укучылар саны арта, - дип хәбәр итте шәһәр хакиме. - Мәктәпкә килүче балалар саны 67 меңнән артып китәчәк. Ике сменалы мәктәпләр саны арткан һәм яңа уку елында аларның саны 24не тәшкил итәчәк. Узган ел мондый мәктәпләр 22 булган.

Узган уку елында 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану оештырылды, сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча алдылар. Беренче сентябрьдән башлап беренче тапкыр өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары ташламалы туклану белән тәэмин ителәчәк, инвалид балалар, муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укучылары ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк», – дип хәбәр итте Наил Мәһдиев.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, укучыларның саны арту дәвам итәчәк. «2021-2022 уку елында беренче тапкыр парта артына сигез мең ярымнан артык беренче сыйныф укучысы утырачак. Һәм бу соңгы саннар түгел, чөнки гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны туплау 5 сентябрьгә кадәр башкарыла. Беренче сыйныф укучылары саны тагын ким дигәндә ике ел артачак».

Шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче сентябреннән барлык мәктәпләр дә яңа ФГОСларга күчәргә тиеш.  Бу уку елында аларны сигез мәктәп сынап караячак: № 10, 26, 28, 34, 39, 42, 56, 77. Алар башкалар өчен методик мәйданчыклар булырга тиеш.

Чара ахырында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт тармак бүләкләренә, Яр Чаллы шәһәре бүләкләренә тәкъдим ителгән педагогларны бүләкләү тантанасы узды.

Сишәмбе, 24 август 2021, 16:52