Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилей даталары белән котлыйлар.

Комсомол районында Лилия Леонидовна Костюкова, Нәзихә Латыйп кызы Шәйхетдинова һәм Ольга Семеновна Завируха 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр.

Лилия Леонидовна Курск өлкәсенең Коренево авылында туа. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Киров шәһәренә, аннан Брянскка эвакуацияләнә. 1951 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Курск өлкәсенең Дмитриев шәһәренә китә. Лаеклы ялга чыкканчы билет кассиры булып эшләгән. 1989 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Нәзихә Латыйп кызы ТАССРның Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый, аннары Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1950 елда кияүгә чыга. 1969 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы 2 нче урта мәктәптә укытучы булып эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны», шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ольга Семеновна Калуга өлкәсенең Медведевка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Тукай районының Мусабай авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларга Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Үзәк районда Миңнемәрҗия Гали кызы Хәйбрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Миңнемәрҗия Гали кызы ТАССРның Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында туа. Сугыш елларында Казан шәһәрендәге дары заводында эшли. Сугыштан соң туган авылында торф әзерләүдә эшли.

1951 елда кияүгә чыга һәм Мөслим районының Митрәй авылына китә.Анда лаеклы ялга чыкканчы Калинин исемендәге колхозда эшли.

2017 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Дүрт бала тәрбияләп үстергән, 11 оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исемнәреннән Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Александр Афанасьев бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Дүшәмбе, 26 июль 2021, 15:59