Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Шәяхмәт улы Зарипов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Галимҗан Шәяхмәт улы ТАССРның Зәй районы Бура-Киртә авылында туа. 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1952 елда Совет Армиясе сафларына алына, Хабаровск краенда хезмәт итә, аннары Монголия Республикасына күчерелә. Демобилизациядән соң Кемерово өлкәсендә шахтада эшли. 1964 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1966 елда өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ»предприятиесендә эшли.

Хатыны белән бергә ике бала үстерәләр, ветеранның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 21 июль 2021, 17:07