Татарстан Республикасы территориясендә 22 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен, төньяк җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез яңгыр, вакыты белән көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндезсекундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Көндез һава температурасы +25..+30˚, төнлә +15..+18˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 21 июль 2021, 16:21