Мы в социальных сетях

Бәйрәм намазларында 5:00дән 6:00гә кадәр шәһәрнең 15 мәчетендә 2200дән артык кеше катнашты. Халыкка уңайлы булсын өчен, шәһәрнең төп маршрутлары буенча бу вакытка автобуслар җибәрелде.

Эпидемиологик хәл аркасында күмәк намазлар социаль дистанцияне үтәп, урамда үтте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов чаллылылар белән бергә «Нур-Ихлас» мәчетендә вәгазь һәм бәйрәм намазын тыңладылар.

Бәйрәм намазыннан соң шәһәр мәры корбан чалу урынында - Сидоровка поселогындагы элеккеге ит комбинаты районында булды.

"Бәйрәм башланды, иртәдән мәчетләрдә намазлар, вәгазьләр, догалар укылды, - дип хәбәр итте шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин. - Иртәнге 6дан корбан чалу йоласы башланды. Биредә Актаныш, Сарман, Минзәлә фермер хуҗалыкларыннан Корбан сарыкларын алып килгәннәр. Әлбәттә, аларны башта ветеринар карап чыкканнан. Кешеләрне социаль дистанцияне үтәп кертәбез, антиковид чаралар үтәлә. Корбан чалу Ислам кануннары буенча башкарыла. Аннары итне кешеләр үз гаиләләренә алып кайталар яисә балалар йортларына, картлар йортларына бирәләр».

Мәйданчыкта барлыгы 40 корбан чалучы эшли. 4 районнан, барлыгы 1899 сарык алып килгәннәр. Чара уздырыр алдыннан Чаллыдагы Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре корбан чалу урынын тикшерде. Ветеринария контроле аларның сәламәтлеге торышы турында белешмәләрнең булуын тикшерде. Бәйрәмне уздырганнан соң, мәйданчык җентекләп дезинфекцияләнәчәк.

Ислам буенча, Корбан гаетенә хайваннарның итен өч өлешкә бүләләр: беренчесе, кимендә өчтән бер өлеше, мохтаҗларга бирелә, икенчесе туганнарга һәм дусларга бирелә, өченчесе үзеңә кала. Яр Чаллыда бу гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр – шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән чалынган тәкә картлар һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылды.

"Корбан бәйрәме - бөтен дөнья мөселманнары өчен, шул исәптән Яр Чаллы шәһәре мөселманнары өчен, күп гасырлык бәйрәм. Мин үзем дә мөселман, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, бу дини бәйрәмне хөрмәт итәм, һәм, әлбәттә, күңел кушуы буенча, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшлим. Болар - өлкән буын кешеләре дә, ятим балалар да. Аягында нык торган кеше, авыр чорларга карамастан, ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия, - дип уртаклашты шәһәр мэры Наил Мәһдиев корбаннар мәйданчыгын карау барышында. – Корбан чалуны оештырганда кешеләрнең күп җыелуы өлешендә билгеле бер чикләүләр бар. Роспотребнадзор куйган барлык бурычлар үтәлә. Бүген барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, бәйрәм югары дәрәҗәдә үтсен өчен барысын да эшлибез».

Шәһәр башлыгы чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сишәмбе, 20 июль 2021, 09:44