Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Татарстан Республикасында «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булып, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру шартлары белән танышты.

"Балалар ялы һәм балаларны сәламәтләндерү куркынычсыз булырга һәм дәүләтнең даими контролендә торырга тиеш. Соңгы елларда без бу өлкәдә куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән законнар пакетын кабул иттек. Закон нигезендә, балалар ял итүе һәм аларны сәламәтләндерү буенча хезмәтләрне бары тик әлеге хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең бердәм реестрына керүче оешмалар гына оештыра ала. Төбәк хөкүмәтләре сайтларында балаларның җәйге ялын тәэмин итүгә рөхсәте булган оешмаларның исемлекләре урнаштырылырга тиеш, димәк, ата-аналар үз балалары өчен иң куркынычсыз вариантны сайлый ала. Бу җәйдә балалар лагерьларына юлламалар бәясенең яртысын компенсацияләү программасы эшли башлады – бу ата-аналарга зур ярдәм. Мондый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путин чыкты. 31 августка кадәр тәүлек буе эшли торган балалар лагерында ял итү бәясенең 50% ына кадәр, 20 мең сумга кадәр кешбэк алырга мөмкин", - дип шәрехләде парламентарий.

Әлфия Когогина корпусларны, ашханәләрне, сәламәтлек саклау пунктларын, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карап чыкты. «Саулык» сәламәтләндерү комплексы «Түбән Кама» милли паркы территориясендә урнашкан һәм 46 гектардан артык мәйданны били. Биредә спорт, иҗади, интеллектуаль, лингвистик һәм башка белем бирү программалары тормышка ашырыла, һәм һәр сменада Татарстаннан һәм аннан да читтән ике меңгә якын бала ял итә.

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 16:41