Мы в социальных сетях

Автозавод районында тыл хезмәтчәннәре Анна Дмитриевна Косарева һәм Валентина Тимофеевна Кваст 95 яшьлек юбилейларын һәм Габделхәй Латыйп улы Биктаһиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр.  

Анна Дмитриевна Чаллы районы Шайтан авылында туа. Гаиләдә сигез бала була. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый ала. Сугыш елларында колхозда эшли. 1947 елда кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранның алты оныгы, сигез оныкчыгы, хәтта оныкларының дүрт баласы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Валентина Тимофеевна Серов шәһәрендә туа. Балачагында әти-әнисе белән бергә Пермьгә күчеп китә. Гаиләдә биш бала була. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый, мәктәптән соң эшкә урнаша. Сугыш елларында ашыгыч медицина училищесын тәмамлый һәм армиягә 1943 елда алына, бүлү пунктына кадәр барып җитә, әмма яше аркасында кире Пермь шәһәренә җибәрелә. Кайткач хәрби заводка эшкә җибәрәләр. 1945 елга кадәр шунда эшли, сугыштан соң Пермь финанс-икътисад институтын тәмамлый. Төзелеш идарәсендә бухгалтер булып эшли. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Габделхәй Латыйп улы Татарстанның Кайбыч районы Олы Русак авылында туган. 1939 елда мәктәпкә укырга керә, сигез сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында 12 яшьтән колхозда эшли. 1945 елда гаилә Грозный шәһәренә китә, анда Габделхәй Латыйп улы мәктәпне тәмамлый, училищега керә, аны тәмамлаганнан соң «Молот» заводына эшкә урнаша. 1951 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1956 елда демобилизацияләнә, өйләнә. Хатыны белән дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген ветеранны җиде оныгы һәм 10 оныкчыгы сөендерәләр. 1973 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә.  Габделхәй Латыйп улы КамГэска, җылылык челтәрләренең гидроавтоматика цехына эшкә урнаша. Аннары двигательләр заводына эшкә күчә, шуннан лаеклы ялга чыга. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районы администрациясе юбилярларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе һәм Автозавод районының Ветераннар советы да кушылды.

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 16:02