Мы в социальных сетях

2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.

19 июль кич, 20 июль төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, боз явуы ихтимал, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, 20 июль көндез сәгать 10нан 20 сәгатькә тикле урыны белән җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр, көчле яңгыр көтелә.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр. Аерым районнарда яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 м, яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә, көндез урыны белән 24 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы  +16..+19˚. Көндез һаваның максималь температурасы  +30..+34˚.

Сишәмбе, 20 июль 2021, 15:18