Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда торак төзелеше буенча еллык планның 53% ы тапшырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.

Агымдагы елда Чаллы шәһәре буенча торак тапшыру планы 320 мең кв.м. тәшкил итә. Беренче яртыеллыкта 170,6 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән җиде мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча. Бу гомуми еллык планның 53% ын тәшкил итә.

Шәһәрдә күпфатирлы йортлар төзелешен 15 төзүче башкара. Төзелештә өлешләп катнашу килешүләре буенча торакның бер квадрат метрының бәясе объектның урнашуына карап 55 мең сумнан 83 мең сумга кадәр.

"Яңа торак базарында ихтыяҗ узган ел дәрәҗәсендә саклана. Моңа яңа төзелешләргә ташламалы ипотека буенча дәүләт программасы да ярдәм итә, ул 2020 елда, гражданнарга һәм төзелеш тармагына ярдәм күрсәтү формасы буларак эшли башлаган. Программа 2022 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк, еллык процент ставкасы 7% ка кадәр һәм кредит буенча лимит 3 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Шәһәрдә торакка ихтыяҗ саклана. Яр Чаллда бер кешегә 24,3 м2, республика буенча бер кешегә 27,8 м2 туры килә", - дип билгеләде Илмир Исхаков.

"2020 елның 1 июленнән социаль ипотека буенча торак алу мөмкинлеге яшь гаиләләргә, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә бирелүе турында хәбәр итәсем килә", - дип өстәде спикер.

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 10:30