Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәймүнә Нурмөхәммәт кызы Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Мәймүнә Нурмөхәммәт кызы Татарстанның Зәй районында туа. Урта мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1955 елда Яр Чаллыга күчә, кияүгә чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Лаеклы ялга штукатур-буяр белгечлеге буенча «Камгэсэнергострой» ААҖдә эшләп чыга.

Мәймүнә Нурмөхәммәт кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 15 июль 2021, 11:28