Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), Ерак Көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

15 июль көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚.

Чәршәмбе, 14 июль 2021, 15:58