Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Telegramда «Татарстан тарифлары» дигән яңа мәгълүмат каналы эшчәнлеген башлады.

Канал җирле үзидарә органнары, җайга салынулы оешмалар, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында коммуникация ысулы буларак булдырылды.  Каналның әбүнәчеләре Россия Федерациясендә тарифларны җайга салу өлкәсендә актуаль мәгълүмат, Дәүләт комитетының кабул ителгән норматив хокукый актлары турында белешмәләр, Дәүләт комитеты эшчәнлеге белән бәйле яңалыклар белән таныша алачаклар.

Телеграм-каналга монда тоташырга була.

Чәршәмбе, 14 июль 2021, 14:02