Мы в социальных сетях

«Алтын каләм – Золотое перо» XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең заявка кампаниясе 15 июльдә төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, сайлап алу ике этапта бара: беренчесе – портфолио әзерләргә һәм гариза тутырырга кирәк. Икенчесе – кушымтада биремне үтәү (шартлар ВКонтакте рәсми төркемендә урнаштырылачак). Йомгаклау исемлекләре 2021 елның 17 июленнән 20 июленә кадәр расланачак һәм басылып чыгачак.

2021 елда Фестиваль 9 юнәлеш буенча узачак: басма журналистика (рус һәм татар), телевидение, видеоблогинг, радио, подкастинг, дизайн һәм верстка, фотожурналистика, SMM. Яңалыкларның берсе – яңа юнәлеш - подкастинг кертү.

Быел фестиваль 6 номинация буенча үткәреләчәк:

1. «Туган телем – газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»;

2. «2021-Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы»;

3. « Яшьләр күзлегеннән илкүләм проектлар»;

4. «Авылның көче. Авыл яшьләрен үстерү территориясе»;

5. «XXI гасыр яшьләре: яшүсмерләр белән яшүсмерләр турында»;

6. «Киләчәккә алга: 50 елдан соң журналистика».

Гадәттәгечә, фестивальнең төп җиңүчеләре – Гран-при ияләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына, Казан федераль университетында «Журналистика» яки «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча рус һәм татар телләрендә белем алачак. Моннан тыш, катнашучыларның һәркайсы Татарстан Республикасы басмаларында һәм яшьләр оешмаларының, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарының матбугат хезмәтләрендә стажировка үтү мөмкинлегенә ия.

Чәршәмбе, 14 июль 2021, 12:19