Документка Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Система» Фәнни-Җитештеру Берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Максим Зотов кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез, Мәләкәс елгасын ләм басу – акрынлап хәл ителә торган проблемалы мәсьәләләрнең берсе. Елга үзәнен чистарту ике этапка бүленгән, икенче этап буенча бүген килешүгә ирешелгән. Беренче этапка керешкәннәр инде, чикләр 1 км 350 м, икенче этап 3 км 350 метр тәшкил итәчәк.
Башкаручы - Краснодар фирмасы - елга төбен, ләм катламнарының куәтен билгеләргә, су төбе катламнарының гранулометрик составын тикшерергә һәм утильләштерү яки куллану өчен класс билгеләргә, гидрологик очерк башкарырга, табигать саклау чараларын үткәргәндә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләргә тиеш булачак.
Моннан тыш, суны санитар-химик анализлау һәм туфракны санитар-химик тикшерү үткәрү планлаштырыла.
Проект сентябрь ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш, шуннан соң «Иделне савыктыру» федераль проектына кертү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгына җибәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 июль 2021, 11:46