Яр Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узачак. «Игелекле эшләр яры» «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә һәм аның бер өлеше булып тора.
Бу җомга, 8:00 сәгатьтә, Кама яр буе зонасын чүп-чардан чистарту оештырылачак. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Катнашучыларга перчаткалар һәм чүп пакетлары бирелә. Катнашучылар "Чаллы Яр" язуы янында, шул ук исемдәге комплекска керү урынында, җыелачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 июль 2021, 16:42