Яр Чаллы шәһәре буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез аерым районнарда яшен, боз явуы ихтимал дип кисәтә.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +17..+19˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +28..+30˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 июль 2021, 17:09