Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Гомәр улы Садыйков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Зөфәр Гомәр улы Татарстан Республикасы Сарман районы Кызыл-Яшьләр авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшли. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1949 елда Е.Т. Абакумов исемендәге Рутченково тау техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, шахтага эшкә урнаша. 1960 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга кайта. Зөфәр Гомәр улы лаеклы ялга озак вакытлар 19 нчы шахтада эшләгәннән соң, 1981 елда чыга. Хатыны белән ике бала үстергәннәр, ике оныклары бар.

Зөфәр Гомәр улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 13 июль 2021, 14:53