Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һава торышы славян халкының күркәм йола бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә үткәрергә комачауламады. Иван Купала Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда узды – биредә Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары, Татарстан Республикасы фольклор коллективлары концертын карарга җыелды. 

Ачык сәхнәдә "Самоцветы" вокаль коллективы (Саба муниципаль районы), "Настроение плюс" вокаль коллективы (Биектау районы), Чаллы шәһәре халык ансамбле һәм Татарстан Республикасы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тамашачыларны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы өчен мондый чаралар уздыру – шәһәрнең төп лозунгын гәүдәләндерә торган иске һәм яхшы традициясе: «Халыклар дуслыгы – Татарстанның төп байлыгы».

Матур итеп бизәлгән мәйданда декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән сәүдә палаткалары ачылды. Теләүчеләр мунча себеркеләре һәм купаль такыялары үрү буенча мастер-классларда катнаша алдылар. Традиция буенча, бәйрәм кунаклары агачының ботакларына төсле тасмалар бәйләделәр һәм теләкләр әйттеләр. 

Шимбә, 10 июль 2021, 21:05