Чаллы укучылары иң яхшысы рус телен беләләр – 10 кеше әлеге фән буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Икенче урында-химия, монда биремнәрне 7 кеше уңышлы үтәде. Информатика буенча БДИны 100 баллга - 5, тарих буенча – 4 укучы тапшыра. Рус әдәбияте буенча 3 укучы 100 балл җыйды, ә 2 укучы – җәмгыять белеме буенча.
Ике Чаллы кешесе үз белемнәрен 200 баллга яклады. Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучысы Софья Петрова тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИны һәрберсен 100 баллга тапшырды. 78 нче лицейны тәмамлаган Алексей Грунский математика һәм информатика буенча шундый ук искиткеч нәтиҗә күрсәтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 июль 2021, 14:05